news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Махачкалада Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемә беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Татарстан мөфтие Махачкалада Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итте
dumrt.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән Коръән мәгънәләре — «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын Дагыстан башкаласында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Тәрҗемәне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дуслык йортында чыгышында Камил хәзрәт Сәмигуллин тәрҗемә итү үзенчәлекләренә, кыенлыкларга тукталды. Аның сүзләренчә, алдагы тәрҗемәләрдә рус телендә ислам лексикасы булмау сәбәпле, кулланылган сүзләр Коръәндәге чын мәгънәгә туры килмәгән.

Моннан тыш, элеккеге тәрҗемәләрдә Аллаһка тиң булмаган сыйфатлар, шулай ук тән атрибутлары да тагылган дип өстәде. Пәйгамбәрләргә биргән характеристикалар белән дә проблемалар булган.

«Эш барышында без 28 төрле тәфсир кулландык. Бу изге эштә кырыктан артык кеше катнашты, алар арасында филолог, Коръән хафизлары, төрле кыраатлар белүчеләр, чит ил югары уку йортларын тәмамлаучылар, фикх белгечләре бар иде. Аеруча безгә Дагыстан хезмәттәшләре ярдәм итте. <…> Һәм кереш сүздә сез басманың Дагыстан Республикасы мөфтие тарафыннан хуплануын күрә аласыз», — дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

Моңа кадәр Коръән мәгънәсенең рус теленә тәрҗемәсе ноябрь ахырында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең ел саен уздырыла торган V утырышы мәйданчыгында тәкъдим ителде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, октябрьдә Мәскәүдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән Коръән мәгънәсенең татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100