news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ислам. Беренче адымнар» көзге сезонында йөзгә якын кеше ислам нигезләрен өйрәнде

Дәресләргә беренче тапкыр гаиләләре белән язылып, шулай ук ишетмәүче «шәкертләр» дә килде.

«Ислам. Беренче адымнар» көзге сезонында йөзгә якын кеше ислам нигезләрен өйрәнде
dumrt.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәте резиденциясендә «Ислам. Беренче адымнар» проектының көзге сезоны ябылды. Намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча тизләтелгән курста атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә, 26 октябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанның Галиев мәчетендә йөзгә якын кеше ислам нигезләрен өйрәнде. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге дәресләргә беренче тапкыр гаиләләре белән язылып, шулай ук ишетмәүче «шәкертләр» дә килде. Алар өчен махсус рәвештә сурдотәрҗемә оештырылды.

Катнашучыларга һәм остазларга сәламләү сүзе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул шулай ук бу изге эштә ярдәм иткән волонтерларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Алга таба «Салих» мәчете имам-хатыйбы Зәкәрия хәзрәт Тимганов чыгыш ясады, ул үз чыгышында катнашучыларга кыйммәтле нәсыйхәтләрен бирде. Аннары Зәкәрия хәзрәт катнашучыларны ирешелгәннәрдә тукталып калмаска чакырды. «Имтихан”нан соң курсларның ябылу тантанасы узды. Һәр катнашучыга « Ислам. Беренче адымнар»ны узу хакында таныклык тапшырдылар. Очрашудан соң бәйрәм мәҗлесе — Коръән ашы булды.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Алар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты.


Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. «Ислам. Беренче адымнар» проекты беренче тапкыр мөфтият тарафыннан 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды. Проектның бу сезоны дүртенче булды. Курсларда барлыгы 400гә якын кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100