Иван Солтановский Нәзарәтнең эшчәнлеген Европа илләренә үрнәк, дип бәяләде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Страсбургта Европа Советында Россиянең даими вәкиле Иван Солтановский белән белән очрашты.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Страсбургка эшлекле сәфәр кысаларында Ауропа Советында Россиянең даими вәкиле Иван Солтановский белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт илчегә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең планнары, яшьләр сәясәте, нәшрият эшчәнлеге турында сөйләде, конфессияара багланышлар турында әйтте. Иван Дмитриевич мөфтиятнең һәм Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсен югары бәяләде, Европа илләренә яхшы үрнәк булуы турында әйтте.

Әйтергә кирәк, Камил хәзрәтнең Иван Солтановский белән беренче очрашуы гына түгел. 2016 елда Татарстан мөфтие шулай ук Европа Советы утырышына чакырылган иде һәм шунда илче белән очрашты.

Быел утырыш (конфереция) “Мигрантлар һәм качаклар: каршылыклар һәм мөмкинлекләр. Дини һәм дини булмаган төркемнәрнең роле нинди?” темасына багышланган иде. Татарстан мөфтие әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясады.