Татарстан мөфтие Рабигыль әүвәл ае башлану белән котлый

Шатлыклы Мәүлид көннәрендә догаларыбыз кабул булсын, диелә хәбәрдә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкын Рабигыль әүвәл ае башлану белән котлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар халкында Аллаһының сөекле илчесе Мөхәммәднең ﷺ Мәүлиден үткәрү — иң күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Әлеге гадәт иманнарны ныгыта, күңелләрне пакьлый, динебезнең матур кыйммәтләрен тарата, милләтебезне үзенең рухи асылына кайтара», ди мөфти.

Шатлыклы Мәүлид көннәрендә догаларыбыз кабул булсын, диелә хәбәрдә.