Быел Саматов укулары Чистайда була

Җыенда катнашучылар Чистайда зиратка барып, дога кылачак, «Камалия» һәм Ислам үзәкләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышачак.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Диния нәзарате Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Х Саматов укуларын Чистайдагы «Нур» мәчетендә уздыра. Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы — ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Габделхак хәзрәтнең улы — Ханты-Манси автоном округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов, Россия мөселманнарының Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин катнашыр дип көтелә.

Бирегә шулай ук Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпин, Татарстан мөфтие урынбасары, Россия Федерациясе Ислам мәгарифе шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка дин әһелләре киләчәк.

Укулар вакытында Габделхак хәзрәт Саматов шәхесе татар-мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итүче югары рухка шәхес буларак каралачак. Анда катнашучылар «Дин, тел, милләт — Габделхак Саматовның яшәү кредосы», «Татар дин галиме Әхмәтвәли хәзрәт Рәхиминең хәдисләр җыентыгы», «Татарстан Республикасында казыйлар эшчәнлеге», «Татар дин әһелләре хезмәтләрендә гаилә кыйммәтләренең чагылышы» һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышырга җыена.

Форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Габделхак Саматов исемендәге «Рухи мирас» медале һәм премиясе, шулай ук «Бердәмлек» медале тапшырылачак.