Базарлы Матакның «Шәүкәт» мәчетендә беренче татар теле дәресе үткәрелде

Уку программасын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин раслады

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак авылында «Шәүкәт» мәчетендә татар теле укыту курслары башланды. Укуга барлыгы 35 кеше язылган. Курсларны 6 яшьтән 60 яшькә кадәрге теләге булган һәркем тыңлый ала. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Уку программасын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин раслады.

Беренче татар теле дәресе мәчет янында урнашкан бинада узды. Укытуны оештыру өчен җаваплылыкны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов үз өстенә алды, ул үзе дә башкалар белән беррәттән татар телен өйрәнүне ныгытырга булды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Фәттахова район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиевның туган телне өйрәнергә теләүчеләрне шатланып укытырга риза булды. Аның сүзләренчә, татар телендә сөйләшкәндә еш кына русча һәм жаргон сүзләр куллана. Татар телендә сөйләшергә өйрәнергә кирәк, диде ул.

Беренче көнне парта артына төрле яшьтәге 21 кеше утырды. Алар арасында — авыл җирлекләре башлыклары һәм район хакимияте хезмәткәрләре. Шул ук вакытта дәрескә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә килгән.

Курс алты айга исәпләнгән. Ярты елда Әлкидә яшәүчеләр «Сәламләү, танышу, аралашу», «Гаилә, йорт, әти-әниләр», «Атна көннәре, ел фасыллары, вакыт», «Ислам этикеты» һәм «Дини бәйрәмнәр» кебек темаларны өйрәнәчәк. Тәнәфестә Ирек хәзрәт дини сорауларга җавап бирәчәк.

Дәресләр атнага ике тапкыр ике сәгать үткәреләчәк.