Равил Гайнетдин дөньядагы иң абруйлы 500 мөселман исемлегенә керде

Рейтинг авторлары мөфти Равил Гайнетдиннең Россия исламындагы төп фигура булуын әйтә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Король Ислам стратегик тикшеренүләр үзәге (Иордания) тарафыннан ел саен төзелә торган рейтингка - дөньядагы иң абруйлы 500 мөселман арасына керде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

The Muslim-500 рейтингы — беренче тапкыр 2009 елда дөнья күргән еллык басма. Анда дөньядагы иң абруйлы мөселманнарның исемнәре урын алган. Басма Иордания башкаласы Аммандагы Король Ислам стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан төзелгән.

Рейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, мөфти шәех Равил Гайнетдин, дини өлкәдәге казанышлары белән бергә, ике федераль мөселман оешмасы – Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә уңышлы җитәкчелек итә.

Россия мөселманнары башлыгыннан тыш, рейтингка шулай ук Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров һәм дөнья күләмендә билгеле спортчы, җиңел авырлыкта UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов та кертелгән.

Рейтинг авторлары шулай ук мөфти Равил Гайнетдиннең Россия исламындагы төп фигура булуын әйтә. РФ Президенты каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек Советы әгъзасы буларак, ул Кремль һәм Россиянең мөселман дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрдә бәйләүче чылбыр ролен үти, диелә хәбәрдә.