Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан ярыммарафонында 21,1 км йөгергән

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 21,1 км араны 2:11:46 сәгать эчендә йөгереп килгән.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ". Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан ярыммарафонында 21,1 км араны йөгереп узган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфти марафонга 8.00 сәгатьтә чыккан. Ул 21,1 км араны 2:11:46 сәгать эчендә йөгереп килгән.

Финишта хәзрәтне мөселман яшьләре һәм имамнар сәламләгән.

Татарстан мөселманнары башлыгы әлеге марафонда 2018 елдан бирле даими катнашып килә. 2019 елның маенда Казан марафонында ул 42,2 км араны уңышлы узды, диелә хәбәрдә.