Мөфти Мәскәүдә мөселман эшмәкәрләренең бизнес сабантуенда катнашты

Бизнес сабантуе - ул нетворкинг форматындагы мөселман эшмәкәрләренең кризис шартларында табыш алу юллары буенча үзара тәҗрибә уртаклашу җыены.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Биредә ул Ислам бизнесының халыкара ассоциациясе (МАИБ) уздырган бизнес-сабантуйда мәртәбәле кунак буларак катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бизнес сабантуе — ул нетворкинг форматындагы мөселман эшмәкәрләренең кризис шартларында табыш алу юллары буенча үзара тәҗрибә уртаклашу җыены. Эшлекле сессияләр намаз, спорт чаралары һәм шәхси бизнес-очрашулар белән аралаштырылды. Шунысы әһәмиятле, оештыручылар җыенны дини вәгазьдән башларга булды.

Сәүдәне сөннәт буенча алып бару турында нәсихәтләрне җиткерү өчен чарага Татарстан мөселманнары башлыгы чакырылды. Камил хәзрәт катнашучыларга исламда акча эшләү һәм табыш алу кагыйдәләре аңлатты, Рәсүлебез һәм аның сәхабәләренең мисалында (алар үзләре дә товар сату-алу белән дөнья көткәннәр) уңышлы эшмәкәр булу серләре хакында сөйләде. Ул шулай ук үз чыгышында татарлар арасында сәүдәгәрлек традицияләре көчле булганлыгын һәм ТАССРның 100-еллыгын искә алды.