news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия мөфтияте башлыгы Россия Диния нәзарәтеннән чыгу турындагы хәбәрне кире какты

Илдус Исхаков җитәкләгән мөфтият Россия Диния нәзарәте составыннан чыга дигән хәбәрләр социаль челтәрләрдә таралган иде.

Мордовия мөфтияте башлыгы Россия Диния нәзарәтеннән чыгу турындагы хәбәрне кире какты
https://www.muslim.ru

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Мордовия мөфтие Илдус Исхаков Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнары Диния нәзарәте составыннан чыгарга җыена дигән имеш-мимешләрне кире какты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Илдус Исхаков җитәкләгән мөфтият Россия Диния нәзарәтеннән чыга дигән хәбәрләр таралган иде.

«Бу имеш-мимешләр Илдус Исхаков 22 июльдә Иванов өлкәсенә килеп киткәннән соң барлыкка килде. Әлеге визит төбәкләрдәге Диния нәзарәтләре һәм мөселман оешмалары Исламны таратуда һәм саклауда берләшсен өчен башкарылды. Кайсыбер социаль челтәрләрдәге пост авторлары сүзләренчә, очрашу таркату һәм башбаштаклык булдыру максатында оештырылмады.

Мордовия Диния нәзарәтенең Россия Диния нәзарәте составыннан чыгуы турында теләсә-кайсы хәбәр яла ягу һәм ялган була, мондый эшләр мөселманнар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйтьләнә. 2000 елда оешканнан бирле, бүгенге көнгә кадәр, Мордовия Диния нәзарәте мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Диния нәзарәте составына керә һәм киләчәктә дә шушы позициядә булачак», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100