news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның сукбайлар приютында корбан итеннән пылау тараттылар

Барлыгы 2,3 тонна күләмендә ит (70 сарык һәм 4 сыер) Казанның сукбайлар өчен приюты ихтыяҗларына тотылачак.

Казанның сукбайлар приютында корбан итеннән пылау тараттылар
http://dumrt.ru

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 6 августта Казанның «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексында йорт-җирсез калган һәм мохтаҗ кешеләргә 300 порция кайнар пылау таратылды. 750 татарстанлы гаиләсенә ярдәм күркәткән «Зәкят» фондыннан тыш, нәзарәтнең корбан чалу мәйданчыгына мохтаҗларга дип атап корбан итләренең аерым партиясен Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе (МАИБ) тапшырды. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

.Корбан итләреннән төрле ризыкларны башкалабызның Кабан арты мәчете ишегалдында ачык һавада — зур казанда әзерләнеп, Казанның сукбайлар приюты — Борһан Шаһиди урамы, 26-нчы йорт адресы буенча урнашкан «Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү» комплексына алып килделәр. Пылауны бер генә тапкыр кулланыла торган савыт-сабаларга салып, мохтаҗларга өләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, мөфтият әлеге комплексны шефлыкка алды һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча әлеге социаль башлангыч Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ризыкны әзерләү һәм тарату барышында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чаралары күрелә.

Тәүлегенә 300 порция ризык әзерләү уртача 8-11 мең сумга төшә. Кайнар ашларны даими рәвештә чиратлашып билгеле бер көндә Казанның ике хәләл рестораны китереп тора. Ләкин әлегә атнаның ике көне — дүшәмбе һәм шимбә «буш» калды, бу көннәрдә мохтаҗларны туендыру битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җыелган акчага оештырыла.

Б.Шахиди урамында урнашкан Комплекс танылган җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Монда өйсез калганнар өчен йокы урыннары, душ һәм мунча, санузел, кием һәм аяк киеме кабул итә торган пунктлар булдырылды. Бирегә, милләтенә һәм диненә карамастан, авыр тормыш хәлендә калган төрле кеше килә ала. Приютта якынча 25-30 кеше тора.  

Йорт-җирсез калганнарга ярдәмне берничә юл белән башкарып була:

  • акчаны Сбербанк картасына 4817 7601 5749 9199 (Гүзәл Илдаровна Хәмидуллина — комплексның хезмәткәре) күчереп була;
  • әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, атнаның шимбә яки дүшәмбе көннәрендә приютны ризык белән тәэмин итә аласыз − Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән элемтәгә керү өчен телефон (т.: +7 937 290-05-61);
  • яхшы хәлдә сакланган (!), ел фасылына туры килә торган кием-салым, аяк киеме, сумка һәм баш киемнәрен һ.б. приютка көн дә 09.00дан 19.00 сәгатькә кадәр китереп була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100