news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа мәдрәсәсендә чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Диплом тапшыру тантанасында мәдрәсә житәкчеләре, мөгаллимнәр, кунаклар катнашты.

Буа мәдрәсәсендә чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшырылды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Буа мәдрәсәсендә чыгарылыш шәкертләренә диплом тапшыру тантанасы уздырылды. Быел мәдрәсәне кендезге, кичке, читтэн торып уку бүлегендәге 56 шәкерт тәмамлады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәкертләрнең барысы да чыгарылыш имтиханнарын унышлы тапшырып диплом алу дәрәжәсенә ирешкән. Диплом тапшыру тантанасында мәдрәсә житәкчеләре, мөгаллимнәр, чакырылган кунаклар катнашты. Барысы да чыгарылыш шәкертләренә үзләренен тәбрикләү сүзләрен, теләкләрен житкерделәр.

Чыгарылыш шәкертләре уз чиратында мәдрәсә житәкчеләренә, мөгаллимнәргә, зур рәхмәтләрен белдерделәр, мәдрәсәгә киләчәктә дә динебезне алга жибәрүдә, шәкертләргә тепле белем бирүдә зур уңышларга ирешүгә теләктәшлек белдерделәр, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100