Казанда “Рамазан аенда ислам турында” дип исемләнгән чара була

Аның кысаларында “Хәләл-хәрам” уенын оештыру күздә тотыла

 (Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 8 июль көнне көндезге 2дә, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Рамазан аенда ислам турында” дип исемләнгән чара уздырыла. Аның кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров рамазан ае хакында сөйләячәк.

Аннан соң кунаклар өчен “Хәләл-хәрам” уены оештырыла. Шулай ук чарага килүчеләргә музей экспозициясе белән танышу мөмкинлеге тудырыла, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.