Архитектура истәлеге статусын алган Төмән мәчетләренең тарихы

1860 нчы елда Тубыл губерниясендә 149 мәчет исәпкә алынган булган
(Төмән, 7 июль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Себердә Ислам дине кабул ителүгә, себер татарлары арасында аның нигезендә рухи-әхлакый яңарыш чоры башлана, Ислам илләреннән әдәбият тарала, фәлсәфә, фән, әдәбият сизелерлек үсеш ала. Татарлар берничә гаилә белән генә урнашып яши башлаган урыннарда да кечкенә генә булса да мәчет салына, мәчет каршында дини мәктәп ачыла, авыллар зурая барган саен, мәчетләр дә зурайтыла.
1860 нчы елда Тубыл губерниясендә 149 мәчет исәпкә алынган булган.
Тарих фәннәре докторы Фоат Вәлиев хезмәтләрендә шундый мәгълүматлар теркәлгән. Себердә беренче мәдрәсә 17 нче гасырның 60 нчы елларында Тубыл шәһәрендә ачыла. Голландия галиме Витзен үз хезмәтендә ул мәдрәсәне гарәб мәктәбе дип күрсәтә, анда Коръәнне гарәб телендә бохарлы хаҗи укыта, дип яза. Рус галиме С.В.Вахрушин бу мәдрәсәне Тубыл татарларының белем алу йорты, дип атый.
Төмән районының Манҗел ( бүген - Ямбай, Ембаево) авылында 1841 нче елда ачылган мәчетнең даны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таралган булган.
1871 нче елга кадәр Манҗел мәчет-мәдрәсәсен үз акчасына Габделниязов дигән сәүдәгәр тота. 1871 нче елдан алып 1917 нче елга кадәр мәчетне һәм мәдрәсәне өч бертуган сәүдәгәр Хәбибулла, Рәхмәтулла, Нигъмәтулла Сәйдуков- Кармышаковлар карап торган.
Бүгенге көнгә кадәр сакланган ике катлы мәчет бинасын да кирпечтән шул өч бертуганның берсе - Нигъмәтулла хаҗи салдырган. Архитектура төзелеше буенча Манҗел мәчете Петербург мәчетеннән генә калышкан, шул заманда кулланышта сирәк булган калорифер белән җылытылган.
Нигъмәтулла хаҗи меценат булып кына түгел, гыйлемле дини һәм дөньявый мәгърифәтче буларак та дан казанган, аның исеме бүген дә себер татарларының зур горурлыгы булып тора. Себердә динне ныгыту максатыннан, ул кызларын кияүгә төрле авылларга биргән, шул авылларда мәчетләр төзеткән, үзенең иң яраткан укучыларын имамнар итеп билгеләгән авылларда да мәчет һәм алар өчен йортлар салдырган. Бер елны Манҗел авылында зур янгын чыгып, бер урамның йортлары янып юкка чыга. Алар урынына Нигъмәтулла хаҗи нарат бүрәнәләреннән бер үк төрле йортлар салдырып куя. Түре елгасы буенда утырган Манҗел кешеләре халыкны диндә яшәргә өйрәткән, сафлык, гаделлек өчен көрәшкән гаҗәеп юмарт күңелле Нигъмәтулла хаҗи образын буыннардан буыннарга тапшырып саклыйлар, ул бит, су пычранмасын дип, елгага яланаяк керергә дә рөхсәт итмәгән, дип сөйлиләр. Мәчет тирәли ул рәт-рәт утырткан төз наратлар һәм чыршылар бүген дә шаулап үсәләр. Җәдитчелек ысулын да Нигъмәтулла хаҗи җитәкчелек иткән Манҗел мәдрәсәсе беренчеләрдән булып кабул иткән, анда Казаннан, Оренбургтан, Истанбулдан чакырылып китерелгән галимнәр укыткан. Тиккә генә бу якларда совет мәктәпләре рухани белем һәм тәрбия бирү системасы нигезендә оешмаган. Совет мәктәпләренең беренче укытучылары да Нигъмәтулла хаҗи шәкертләре булган. Дөрес, соңрак аларның күбесе Сталин золымы чорында репрессиягә дучар булганнар. Архитектура истәлеге булып сакланган икенче мәчет - Тубыл мәчете 19 нчы гасырның ахырында кирпечтән салынган. Бу мәчет төзелешенә бәйле бер риваять тә сакланган Себердә. Әйтмөхәммәт исемле бер кеше ауга барган икән, анда ул остяк (иштәк) кешесе белән танышып, дуслашкан. Иштәк татарга аның бүләгенә каршы алтын казан бүләк иткән, имеш, шул казанны сатып, Әйтмөхәммәт Тубыл шәһәренең Иртеш елгасының уң яссы яры буйлап сузылган татар бистәсендә (хәзер Пушкин урамы) шушы мәчетне салдырган. Риваять нигезендә реаль чынбарлык булмавы да мөмкин. Ничек кенә булмасын, халык һәр заманда да мәчет кадәр мәчет төзүне туган халкына хезмәт итүне байлыктан өстен күргән олы җанлы кешеләр генә гамәлгә ашыра алуын белеп сөйли, шуңа онытылмый ул риваять.
Манҗел мәчете дә, Тубыл мәчете дә социализм чорында мәдәният йортлары булып тордылар, 1990 нчы елда мөселманарга кайтарылдылар.
Аларның икесен дә архитектура истәлеге итеп, хөкүмәт үз карамагына алды. Быел Төмән хөкүмәтенең финанс ярдәме белән Манҗел һәм Тубыл мәчетләре яңадан торгызыла.