Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә тәрбияви ял оештырылачак

Анда 7 яшьтән өлкәнрәк балалар чакырыла.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә тәрбияви ял оештырылачак. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Беренче смена малайлар өчен 10 июньнән 21 июньгә кадәр булачак. 24 июньнән 5 июльгә кадәр кыз балалар әхлакый-тәрбияви яктан ял итәчәк.
 
Ял итәргә 7 яшьтән зуррак балалар чакырыла, диелә хәбәрдә.