«Ислам. Беренче адымнар» проектының җиденче сезоны тәмам

Курсны тәмамлаган 80 кеше шәһадәтнамә алды.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 4 апрель көнне халык арасында популярлык казанган проектлардан «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе үз эшен төгәлләде.

7нче тапкыр уздырыла торган бу төркемдә 80 кеше шәһадәтнамә алды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты — кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара. Өйрәнүчеләр 7 дәрес эчендә тәһарәт, намаз серләренә төшенә.

Шуларга өстәп, Пәйгамбәрнең тормыш юлы, гакыйдә, хәләл-хәрам мәсьәләләрен үзләштерә. Дәресләр Рамазан ае якынлашканда тәмамлану сәбәпле, ураза турында да төп мәгълүматны өйрәнделәр.

Дәресләрне социаль бүлек активистлары, хәзрәтләр алып барды. Ачылу һәм ябылу тантанасында нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Гали хәзрәт Ибодов гыйбадәтнең Аллаһ каршында әҗерләре турында һәм намаз укуның фазыйләтләре, намаз калдыручыга булган сынаулар хакында бәян итте.

Ябылу тантанасында проект катнашучыларына шәһадәтнамәләр тапшырылды, остазларга рәхмәт сүзләре ирештерелде. Шәкертләр, гыйлем алуны дәвам итү мөһимлеген аңлап, Коръән укырга өйрәнергә теләкләре булуын һәм курсларга йөрергә ният кылуларын белдерделәр.