news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазыда янган мәчетне яңадан төзекләндерү өчен сүттеләр

Авыл халкы янган бүрәнәләрне сүтеп алды һәм янгыннан зыян күргән бина урынын чистартты. Мәчетнең манарасы һәм нигезе генә сакланып калды.

Ютазыда янган мәчетне яңадан төзекләндерү өчен сүттеләр
dumrt.ru

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Ютазы мөхтәсибәтенең Иске Каразирек авылы мәчетендә чыккан янгыннан соң бинаны һәм әйләнә-тирәне чистарту эшләре башкарылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл халкы янган бүрәнәләрне сүтеп алды һәм янгыннан зыян күргән бина урынын чистартты. Мәчетнең манарасы һәм нигезе генә сакланып калды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Иске Каразирек авылы мәчетен торгызу өчен акча җыю хакында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

4 апрель көнне мәчеттә янгын чыкты. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100