ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә әдәби-дини очрашу уздырыла

Анда Коръән, аның төрле халыклар әдәбиятларына йогынтысы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы турында фикер алышу була

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). 15 нче апрель көнне сәгать 18.00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә татар әдәбиятының яшь әһелләре белән очрашу уздырыла. Анда ТР Язучылар берлеге вәкилләре һәм КФУның “Әллүки” иҗат берләшмәсе әгъзалары, татар әдәбияты белән кызыксынган мөселман яшьләре изге Коръән, аның төрле халыклар әдәбиятларына йогынтысы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы, хәдисләре турында фикер алышачак.

Кичәнең махсус кунаклары – ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.

Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.