Бүген православие динендәге христианнар бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Бу бәйрәмнең көне үзгәрми

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген православие динендәге христианнар Благовещение Пресвятой Богородицы бәйрәмен билгеләп үтә.

Благовещение бәйрәмененең кайда һәм ничек барлыка килүе хакында бернинди мәгълүмат та юк.  560 елда император Юстиниан Благовещениене бәйрәм итү датасын - 25 мартка (яңа стиль белән 7 апрельгә) билгеләгән. Бәйрәмнең исеме – Благовещение – вакыйганың төп мәгънәсен ачып бирә. Әлеге бәйрәмнең вакыты күчми һәм ел саен апрель аеның бер көнендә үткәрелә. Халыкта бу бәйрәм белән кайбер борынгы гореф-гадәтләр бәйле. Бу көнне "кош оя кормый, кыз чәчен үрми" диләр, ягъни теләсә нинди эш гөнаһ санала.

Calend.ru материаллары буенча. 

Фотосурәт  tatarstan-mitropolia.ru сайтыннан алынды.