news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсенең Балашово мөхтәсибәте Рамазан турында радиотапшырулар оештырган

Балашово, Калинин, Лысогорск, Самойловск, Аркадакск, Турковск, Романовск һәм Ртищев районнары сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә, кафеларда афишалар куйганнар.

Саратов өлкәсенең Балашово мөхтәсибәте Рамазан турында радиотапшырулар оештырган
Владимир Васильев

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае башланганчы ай ярым вакыт калып бара. Балашово мөхтәсибәтендә изге Рамазан аена әзерлек эшләре февраль аеннан бирле бара, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы сайты.

Балашово имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин сүзләренчә, радиода Рамазанның нәрсә икәнен, кемгә ураза тотарга кирәклеген, ә кемгә тыелырга мөмкин булуын, бу изге вакытта нәрсә эшләргә тәкъдим ителүен аңлата торган тапшырулар трансляциясе башланган.

«Без бу эшне Саратов өлкәсе мөфтиенең онлайн-конференциясеннән соң башладык, аның барышында Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов имамнарны Ураза аена әзерлек алып барырга чакырды», — ди Балашово районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин.

Халык арасында Рамазанны популярлаштыру буенча кампаниягә акча җыю игълан ителде. Балашово, Калинин, Лысогорск, Самойловск, Аркадакск, Турковск, Романовск һәм Ртищев районнары сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә, кафеларда тематик афишалар ябыштырылган. Халык арасында тарату өчен мәгълүмати флаерлар әзерләнгән.

«Без инде традиция буенча „Рамазан кәрзине“ акциясен, шулай ук Саратовтан һәм якын-тирә районнардан дин кардәшләрне чакырып, күмәк ифтар уздырырга планлаштырабыз», — ди Ильяс хәзрәт Юнкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100