Казандагы мөселман яшьләре волонтерлык хәрәкәтенә тартыла

Башкаланың һәр мәчет-мәхәлләсе каршында мөселман волонтерларын булдырырга уйлыйлар

 (Казан, 7 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Ислам диненә карата төрле тискәре фикерләр каян килеп чыга? Динебездәге каршылыклы агымнар, секталар артында кемнәр тора? Шушындый катлаулы вәзгыятьтә яшьләрне яман юлдан ничек саклап калырга? Казанның Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә узган түгәрәк өстәл утырышында әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштылар. Әлеге чара башкалада мөселман яшьләре арасында волонтерлык хәрәкәтен киң җәелдерүне җайга салу мәсьәләләренә багышланган иде. Анда Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге, башкала имамнары, дини уку йортлары ректорлары һәм мөгаллимнәре, шәкерт-волонтерлар катнашты.
Әл-Мәрҗани мәчете каршында да мөселман яшьләреннән торган волонтерлык хәрәкәте оештырылган иде. Аның әйдаманы, Мәрҗани мәчете имамы һәм Казан ислам көллияте мөгаллиме Әнсар хәзрәт Мифтахов сүзләренә караганда, дин юлында булган яшь буын берничек тә дөньяви чаралардан читтә кала алмый. “Безнең буын бик актив. Нинди генә эшкә тотынмыйк, яшьләребез үзләре үк кызыклы башлангычлар белән чыга. Спорт, мәдәни һәм башка гаммәви чараларда мөселман яшьләре хәзер бик теләп катнаша. Волонтерлык хәрәкәте булдыру фикере тугач та, алар моны хуплап каршы алды һәм мондый башлангычка яшьләр күпләп тартыла”, - дип белдерде яшь имам.

Түгәрәк өстәл утырышын алып барган ТР мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та мөселман яшьләренең шундый иҗтимагый эшчәнлектә булуларын нык хуплый. “Кайвакыт яшьләребез кайбер мәсьәләләрдә икеләнеп тә кала. Нәкъ менә шундый халәттә аларны һәртөрле секталар үзләренә җәлеп итәргә мөмкин. Безгә шуңа юл куймаска кирәк. Волонтерлар – алар, иң беренче чиратта, урыннардагы имамнарның ярдәмчеләре. Шуңа да һәр мәчет-мәхәллә каршында үзләренең волонтерлык хәрәкәтләрен булдыру зарур”, - дип мөрәҗәгать итте ул башкала имамнарына.

Татарстанда әлеге проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле, мөселман яшьләреннән торган 20ләп хәрәкәт оештырылган һәм алар уңышлы эшләп килә. Утырышта шулар хакында ТР Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, волонтерлык хәрәкәтләренең эшен көйләүче Айнур Әхмәтшин сөйләде һәм киләчәккә кызыклы планнары белән уртаклашты. Ул искәрткәнчә, дини белем бирү йортларында балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы мәгариф проектлары булдырып, шунда Ислам диненең асылын аңлаткан һәртөрле чараларны гамәлгә ашырырга була. Ислам уку йортлары мөгаллимнәре мондый фикер белән килешә һәм үзләре ягыннан ярдәм булачагын ышандыралар. Мөселман яшьләре волонтерлык хәрәкәтләре җәйге лагерьлар эшләгән вакытта да зур ярдәм итәчәк һәм алга таба үзләре артыннан башка яштәшләрен дә иман юлына тарта алачак. Һәрхәлдә, аларга шундый өметләр баглана.