news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән шәһәрендә «Әл-Манар» волонтерлар хәрәкәте оештырылган

Төмән шәһәренең «Янаул» мөселман дини оешмасы рәисе Әмир хәзрәт Галиев яңа оешманың рәисе итеп сайланган.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәрендә Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән «Әл-Манар» (маяк) волонтерлар хәрәкәте оештырылган.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче җыелыш 30 ноябрьдә узган, анда Төмән шәһәре һәм районы мөселман җәмгыятенең актив әгъзалары чакырылган.

Төмән шәһәренең «Янаул» мөселман дини оешмасы рәисе Әмир хәзрәт Галиев яңа оешманың рәисе итеп сайланган.

Хәрәкәт Төмән өлкәсенең «Хилал» Мөселман яшьләре ассоциациясе җитәкчелеге карамагында була. Алда торган актив эшчәнлеккә бәйле рәвештә, оешмага өстәмә рәвештә волонтерлар җыячаклар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100