news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы мәдрәсәдә имамнарга медицина ярдәме күрсәтергә өйрәткәннәр

Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә имамнарның квалификациясен күтәрү курслары оештырганнар.

Уфадагы мәдрәсәдә имамнарга медицина ярдәме күрсәтергә өйрәткәннәр
muslim.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 3 декабрьдә Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә имамнарның квалификациясен күтәрү курслары булган. Укыту-методик үзәк хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләрдә янгын куркынычсызлыгы һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәресләр үткәргән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укыту-методик үзәк хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләрдә янгын куркынычсызлыгы һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәресләр үткәргән.

Курсларның программасы теоретик белемнәр, шулай ук алган белемнәрне гамәлдә куллануны үз эченә алды. Гамәли дәресләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт булган:

  • реанимация яки табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү;
  • зыян күрүченең хәлен бәяләү;
  • зыян күрүчене ашыгыч тәртиптә коткару буенча тиешле чаралар (ясалма сулыш алдыру, йөрәккә массаж ясау һ.б.) күрү.

Моннан бер ай элек Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәк» җитәкчесе Исмәгыйль Миңнәхмәтов белән очрашкан иде.

Диния нәзарәте һәм укыту үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Килешүдә республиканың барлык имамнары да Башкортстан территориясендә гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә һәм гадәттән тыш хәлләрнең аяныч нәтиҗәләрен киметүдә махсус курслар узарга тиешлеге әйтелгән. Әлеге килешү кысаларында имамнар өчен дәресләр үткәрелгән, алар гадәттән тыш хәлләрдә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча тиешле күнекмәләр алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100