“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең оешуына 130 ел тула

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм чарасы үтәчәк

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 2012 нче елның 17 нче декабрендә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәнең оешуына 130 ел тула. Шул уңайдан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм чарасы үтәчәк. Юбилей тантанасында төрле мөнәҗәтләр, вәгазьләр, яшьләр иҗаты, мәдрәсә тарихы, анда тәрбияләнгән шәхесләр белән танышу мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.

Билгеле булганча, беренче мәдрәсә 1882 нче елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә бик күп шәкертләргә белем бирә. 1918 нче елда ябыла. Бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 нче елдан мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Башта мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында урнашкан була. Аннары төрле биналарга күченеп йөри, 1998 нче елда элеккеге бинага күчерелә. Хәзерге вакытта мәдрәсә Казанда, Г.Тукай урамында урнашкан.