Россия Голәмәләр шурасы «Фәтвалар җыентыгы» чыгарды

Басмага мөселманнарның дини бурычларын үтәүгә, мөселман никахына һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы ике дистәгә якын фәтва кертелгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узган «Галимҗан Баруди исемендәге укулар» халыкара фәнни-белем бирү конференциясендә Россия Диния нәзарәте голәмәләренең «Фәтвалар җыентыгы» басмасын тәкъдим иттеләр.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, Россиядәге әйдәп баручы ислам галимнәренең уртак хезмәтен Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шамил Галәветдинов тәкъдим икән.

Шамил Галәветдинов фикеренчә, әлеге китап дин тотучыларның әле 90 нче елларда ук туган сорауларына җавап бирү максатыннан чыгарылган. Чөнки элегрәк әлеге сорауларга Россиядәге тормыш белән таныш булмаган чит ил шәехләреннән җавап эзләргә туры килгән.

«Фәтвалар җыентыгы»н эшләүдә Голәмәләр шурасының бөтен составы да катнашкан. Шул сәбәпле җыентыкта тәкъдим ителгән фәтвалар сыйфат ягыннан аерылып тора, чөнки анда күп кенә катлаулы сораулар коллектив өйрәнүне һәм эшләүне таләп итә.

Басмага мөселманнарның дини бурычларын үтәүгә, мөселман никахына һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы ике дистәгә якын фәтва кертелгән. Пандемия шартларында мөселманнарның ритуаль практикасына бәйле фәтвалар да җыентыкта мөһим урын алып тора, монда җәмәгать һәм җомга намазлары, вафат булучыларны җирләү, ураза тоту турында фәтвалар бар.