Липецк мөселманнары гаилә кыйммәтләренә багышланган түгәрәк өстәл уздырган

Очрашуга йөзгә якын кеше җыелган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Липецк шәһәрендә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Гаилә берлеге - Халыклар берлеге» дигән түгәрәк өстәл узды.

Чарага йөзгә якын кеше җыелган. Очрашуда гаилә мөнәсәбәтләренең әһәмияте һәм кыйммәтләре турында әңгәмә кордылар. Түгәрәк өстәлне җирле мөселманнарның дини оешмасы оештырды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары шурасы матбугат хезмәте

Әлеге түгәрәк өстәл милләтара татулыкка юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыра, ди оештыручылар.