Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты чираттагы сезонына гаризалар кабул итә

Башка еллардан аермалы буларак, курсларга 100 кеше генә кабул ителә. Бу илдәге коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте белән бәйле.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән алтынчы сезонга гаризалар кабул итә башлады. Әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Бүгенгә дәресләргә иллегә якын кеше язылган. Язылу дәвам итә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче — кереш дәрес 17 октябрь көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында үтәчәк. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк.

Аерым алганда, укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән танышачак. Укулар 5 декабрьдә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк. «Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан көндезге бергә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук 15 октябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратып та язылырга мөмкин. Башка еллардан аермалы буларак, курсларга 100 кеше генә кабул ителә. Бу илдәге коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте белән бәйле.