Нәзарәт коронавирус инфекциясенә каршы саклык чаралары турында искә төшерә

Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте җәмәгать намазларында саклану чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сездән сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларыннан (битлекләрдән) файдалануыгызны һәм мәчетләргә шәхси намазлык белән йөрүегезне үтенәбез», диелгән хәбәрдә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә.