“Ярдәм”дә инвалидлар өчен курслар башлана

7 октябрьдә “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар башлана.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 7 октябрьдән Казанның “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар башлана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды матбугат хезмәткәре Римма Гатина хәбәр итте.

“Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү курсы барышында зур күләмле белем алу программасы каралган, - ди Римма Гатина. - Бер ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш фикһ, гакыйдә, сира буенча да дәресләр булачак. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын файдаланып оештырыла. Күнегүләр залында, шулай ук теге яки бу җирлектә ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру буенча махсус дәресләр уздыру күздә тотыла”.

Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылачак, ди проект авторлары.
 
Тернәкләндерү курслары барышында шулай ук төрле темаларга очрашулар оештыру, театрларга бару, дини тематикага багышланган конкурслар, викториналар үткәрү дә ниятләнә.