“Самат укулары” 12 октябрьдә уза

Габделхак хәзрәтне искә алу белән беррәттән, фәнни чыгышлар ясау күз алдында тотылган бу чара быел беренче тапкыр уздырыла

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте 12 октябрьдә дин эшлеклесе, Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Самат укулары” уздыра.

Укуларда танылган дин эшлеклесе Габделхак Самат мирасына һәм эшчәнлегенә багышланган чыгышлар ясалыр дип көтелә. Шулай ук совет заманында, үзгәртеп кору елларында яшәгән дин тотучыларга кагылышлы сөйләшүләр булачак. Хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләренә, татарларга хас гореф-гадәтләр, милли һәм дини үзенчәлекләр турында чыгышлар ясалачак.

Габделхак хәзрәтне искә алу белән беррәттән, фәнни чыгышлар ясау күз алдында тотылган бу чара быел беренче тапкыр уздырыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.