Ульяновски татар мохтәрияте каршында дини курслар ачылды

Ульяновскиның Халыклар дуслыгы йортында гарәп язмасын һәм Коръән-Кәримне өйрәнү буенча курслар эшли башлады
(Ульяновски, 6 октябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында гарәп графикасын, шәригать кануннарын һәм барча мөселманнар өчен дә изге булып исәпләнгән Коръән-Кәрим китабын өйрәнү буенча махсус курслар ачылды. Дәресләрне өлкә татар мохтәриятенең дин бүлеге җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова алып барачак. Асия ханым – үткән елда мәркәзебез Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен читтән торып тәмамлаган белгеч.
Беренче дәрескә җыелган ике дистәгә якын мөселман кардәшебезне иң әүвәл Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов сәламләде. Атеизм хөкем сөргән елларда халкыбызны милләт буларак фәкать ислам дине генә саклап калды, бүген дә ул күпчелек милләттәшләребезнең яшәү рәвешенә әверелеп бара, диде ул. Ә “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Алмаз хәзрәт Сәлахов дини гыйлем серләренә төшенүнең әһәмияте хакында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.
- Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең хәдисендә безгә Кытайга барып булса да гыйлем эстәргә, бишектән алып ләхеткә кергәнче белем нигезләрен үзләштерергә әмер иткән. Ул шулай ук үзеңдә булган гыйлемне башкаларга җиткерү, дин кардәшләребез белән тулысынча бүлешеп яшәү кирәклеге хакында да искәртә, - диде Алмаз хәзрәт.
Танылган мөгаллим олы сөенече белән дә уртаклашты. Шәһәребездә менә икенче ел инде эшләп килүче “Биләр” мәдрәсәсендә шәкертләр саны быел 35кә кадәр җиткән, аларның күпчелеге берүк вакытта 91 нче санлы татар мәктәбендә дә укыйлар икән.
Асия хаҗия Мөлекова исә ислам дине белән кызыксынучы хатын-кызларыбыз санының елдан-ел арта баруы турында шатланып бәян итте.
- Үткән елда дин нигезләрен өйрәнү буенча дәресләрне бер группада гына алып барган булсак, быел тагын бер төркем оештыру карарына килдек. Сөенечебез чиксез, чөнки Чардаклы, Чынлы, Ишеевка районнарыннан һәм Новоульяновски шәһәреннән килеп йөрергә теләүчеләр дә табылды. Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының, татар зыялыларының да шушы изге гамәлгә тартылуы аеруча шатландыра, - ди Асия ханым.
Дини курслар атнага бер мәртәбә шимбә көннәрендә түләүсез нигездә алып барылачак.