Казахстанда Абай исемендәге яңа мәчет ачылачак

Проект буенча мәчет 3000 кешегә исәпләнгән, манара биеклеге 37 метр тәшкил итәчәк.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстанда Семей шәһәрендә Абай исемендәге яңа мәчетне көз ахырына кадәр тапшырырга вәгъдә итәләр. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә.

Абай ватанында мәчет төзелеше 2008 елда башлана. Төрле сәбәпләр аркасында төзелеш эшләре сузыла. Озакка сузылган төзелешне тәмамларга җирле төзелеш компанияләренең берсе үз акчаларына алынган.

Проект буенча мәчет 3000 кешегә исәпләнгән. Манара биеклеге 37 метр тәшкил итәчәк. Бина эчендә дини йолалар үткәрү өчен иркен бүлмәләр каралган. Мәчеткә килү юлында җәяүлеләр өчен күперләр төзеләчәк һәм 500 автомобиль өчен парковка була.

«Киләчәктә биредә мәдрәсә дә төзеләчәк», - дип өсти мәчет төзелеше участогы җитәкчесе Нурлан Җунусов. Хәзерге вакытта эшләр 85 процентка төгәлләнгән. Яңа мәчетне бу елның октябрь-ноябрь айларында тапшыру планлаштырыла.