«Ярдәм» фонды татар дин белгечләре сурәтләнгән дәфтәрләр әзерли

Дәфтәрләр Ризаэтдин Фәхретдиновка, Шиһабетдин Мәрҗанига, Муса Бигиевка һәм башка ислам дине галимнәренә багышланачак

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан укучылары танылган татар дин белгечләре һәм галимнәре сурәтләнгән эш дәфтәрләре алачак. Бу проектны "Ярдәм" фонды тормышка ашыра дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Һәр дәфтәр аерым шәхескә багышланачак. Мисал өчен, Ризаэтдин Фәхретдиновка, Шиһабетдин Мәрҗанига, Муса Бигиевка яки Гаяз Исхакыйга багышлана.

Мондый дәфтәрләр дини-мәгърифәтчелек функциясен башкарачак. Һәр дәфтәрдә галим турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

"Яшьләр хәзерге актерларны, башкаручыларны, хәтта блогерларны да яхшы белә. Татарстан балалары, бигрәк тә мөселманнар чын геройларны - ислам, мәгърифәтчелек һәм мәгариф үсешенә зур өлеш кертүчеләрне белергә тиеш", - дип белдерде "Ярдәм" фонды советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов.