Әгерҗе мөселманнары хаҗга әзерләнә

Кардәшләребез 10 августлардан соң ерак юлга кузгала.

(Әгерҗе, 6 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе булган Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Әлеге олуг бәйрәмне күп кенә райондашларыбыз изге хаҗ җирләрендә каршы ала, дип яза район газетасы.

Быел изге сәфәргә районыбыздан унөч кардәшебез барырга ниятләп тора. Менә алар – Әгерҗедән Рәфикъ Шакиров, Рәшит Абдуллин, Евгений–Рәмзия Трейдиннар, Кадрия Диева, “Нур“ мәдрәсәсе шәкертләре Рәшит Әхмәтшин, Марина Романова, Көчек авылыннан Рәшит Галләмов, Исәнбайдан Наилә Шәйдуллина, Ямурзадан Илшат–Әнсәрия Сәхиповлар. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт һәм аның җәмәгате Әлфия ханым Гыйззәтуллиннар да изге бәйрәмне хаҗ җирләрендә каршы алачак.

Кардәшләребез 10 августлардан соң ерак юлга кузгала. Аларның хаҗи-хаҗияләр булып туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын телик, диелгән район хәбәрендә.