Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүче мөәзиннәрнең “Азан -2015” конкурсы уздырылды

Жюри рәисе көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин булды

 (Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Бөгелмә үзәк мәчетендә көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүче мөәзиннәр арасында “Азан -2015” конкурсы уздырылды. Конкурста Урыссу, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә мөселманнары катнашты. Жюри рәисе көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин булды. Аның белән бергә азан әйтүчеләрне Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, Баулы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шулай ук Төркиядән килгән Коръән-хафиз Саим Йөлдәрим бәяләде, дип хәбәр итәләрТРМДНннән.

Балалар арасында җиңүчеләр:
1 урын - Әбделгазиз Әүһәдиев (Әлмәт),
2 урын – Сөләйман Хөснетдинов (Бөгелмә),
3 урын – Дамир Хакимов (Баулы).

Олылар, 19-40 яшьлекләр, арасында:
1 урын – Ризван Шәрапов (Урыссу)
2 урын –Хөсәен Искәндәров (Бөгелмә)
3 урын – Вәлиулла Галимов (Азнакай).
Аксакаллар арасында:
1 урын – Габдрәшит Мингалиев (Бөгелмә),
2 урын – Ильяс Мөкатдәсов (Баулы),
3 урын – Әбүзәр Халиуллин (Лениногорск).