Рамазан аенда "Зәкят" хәйрия фонды ун баланы дәваларлык ярдәм җыйган

Фонд өч балага ярдәм итү өчен 400 мең сум җыю планлаштырган булган.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда эшли торган "Зәкят" хәйрия  фонды Рамазан аенда ун баланы дәваларлык акча туплаган. Бу хакта бүген Мәскәү-Казан-Симферополь видеокүпере барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте. 
 
Алдан барлыгы өч балага 400 мең сум җыю планлаштырылган булган. 
 
"Нәтиҗәдә, Рамазан ае дәвамында, "Зәкят" фонды һәм битараф булмаган кешеләр көче белән 900 мең сумга якын акча җыелган. Бу акча ун баланы дәвалау өчен бирелде инде", - диде Айгөл Биктимерова. 
 
Акция кысаларыннан тыш, өстәмә 300 мең сум акча тупланган һәм тагын биш авыру  балага ярдәм күрсәтелгән.
 
Моңа охшаш акция Кырым Республикасында да уза. Чарада катнашкан җирле мөфти урынбасары Айдер Исмәгыйлев сүзләренчә, "Мәрхәмәтлелек" дип аталган проект быел унынчы тапкыр гамәлгә ашырылган. Аның кысаларында җыелган акчалар каты авыру балаларга тапшырыла.