Троицкида якташлары ишан Зәйнулла Рәсүлевнең каберен зыярәт кыла

Танылган дин белгече Зәйнулла Рәсүлевнең якташлары, иске татар зиратында күмелгән изге шәехнең каберен зыярәт итәр өчен Троицкига гел килеп тора
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Троицкиның Октябрь урамындагы мәчет әле күптән түгел генә Башкортстан кунакларын кабул итте. Танылган дин белгече Зәйнулла Рәсүлевнең Учалы районының Курам һәм Шәрип авылыннан якташлары, иске татар зиратында күмелгән изге шәехнең каберен зиярәт итәр өчен, Троицкига килде. Кунакларны саф күңел һәм изге ният белән каршы алырга чыккан Габдерәүф хәзрәт һәм Миңсылу абыстай мәчетнең капкасы янына ук килеп, алар белән кул биреп күреште һәм озын юл үткән мосафирларны алар борынгы самоварлардан кайнар чәй эчәргә чакырды.
— Без мондый кунакчыллыкка бик шатбыз, — ди Шәрип авылы имам-хатыйбы Габдулла Моратшин. — Быел Башкортстанда киң күләмдә Зәйнулла Рәсүлевнең 175 еллык юбилее билгеләп үтелә. Шуңа күрә безнең мәхәллә халкы, бу бөек шәхеснең икенче ватаны турында күбрәк белер һәм, әлбәттә инде, Зәйнулла хәзрәтнең каберен күрер өчен, Троицкига килергә теләде. Без үзебез белән ишан хәзрәтнең ата-анасының кабереннән туфрак та алып килдек.
Өйлә намазын укыганнан соң кунаклар игътибар белән Миңсылу абыстайны тыңладылар. Ул аларга Троицкида инкыйлабкача җиде мәхәллә һәм җиде мәчет булганлыгы, бишенче мәчет һәм 1884нче елда Зәйнулла Рәсүлев нигез салган, бөтен ислам дөньясында иң алдынгы уку йортларыннан саналган «Рәсүлия» мәдрәсәсе турында җентекләп сөйләде, дип яза «Челябинский рабочий» газетасы.
Озак итеп тарихи вакыйгалардан хәбәр алганнан соң, Габдерәүф хәзрәт белән Миңсылу абыстай зыярәт кылучыларга Рамазан әүлия чишмәсе суын да тәкъдим иттеләр. Зиратка кунакларны озатып Сәгыйлә Туренбаева барды, ә Миңсылу абыстай каберстанда үзеңне ничек тотарга кирәк булган әдәп нормаларын искә төшерде.
— Шәех хәзрәтләренең каберенә илтә торган юлга үлән дә үсеп өлгерми. Елдан-ел иске мөселман зиратына Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдән бик күп зыярәтче килә, — ди Миңсылу абыстай. — Без шушындый изге һәм бәрәкәтле җирдә яшәвебез белән горурланабыз. Бүген Троицкида ике мәчет эшләп килә, һәм без Зәйнулла хәзрәтнең каберен бик кадерләп саклыйбыз. Әмма, ни кызганыч, бүгенге көнгә хәзрәтнең мәчете дә, өе дә сакланмаган. Аның мәдрәсәсе дә бүген үз функциясен үтәми. Юбилей уңаеннан Троицкида ишан хәзрәнең истәлегенә мемориаль такта куйсак нинди яхшы булыр иде, ди ул.
Габдерәүф хәзрәт әйтүенчә, Зәйнулла ишан нәкъ Октябрь урамындагы җәмигъ мәчеткә намаз укырга йөргән. Бу мәчеттә әүлиянең рухы булуы турында баш мөфти, шәхелислам Тәлгать Таҗетдин дә әйтеп үткән. Мәчетнең кунаклар кенәгәсендә ул болай дип язып калдырган: «Мәчеттә без шатлык, аерым хисләр белән өйлә намазын укыдык, чөнки биредә изге шәехнең эзләре калган... Бу мәчет изге һәм нурлы, чиста ауралы. Кыямәткәчә монда азан яңгырасын, намазлар укылсын».
Мәчетнең изгелеген шулай ук Дагыстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Әхмәтхаҗи Абдуллаев һәм башка югары дин әһелләре дә билгеләп үткән. Чиста күңелле, яхшы ниятле, Аллаһка ихлас инанган кешеләр, мәчетнең изге Троицкида икәнлеген тоя алырга сәләтле.
Троицки шәһәрендә «Татар рухы» милли-мәдәни мохтәрияте оештырылган. Һәм ул менә күп еллар буена ислам нигезләрен һәм гарәп язуын өйрәнү буенча дәресләр үткәреп килә. Беренче укытучы, татар мәдәният үзәгенең рәисе А. Сафин иде. Соңгы елларда Уфа Россия ислам университеты студенткасы Альбина Гафарова укыта. Ислам нигезләрен һәм гарәп язуын өйрәнүчеләр төркеме, күбесенчә, урта һәм өлкән яшьтәге ханымнардан тора. Шулай итеп Троицкида ирле-хатынлы Гафаровлар, Ильяс һәм Альбина ислам динен пропагандалауда зур тырышлык күрсәтә, дип яза газета.