Казанда «Рамазан Фест: бергә булыйк» гаилә бәйрәме була

Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов районы һәм Идел буе районы мөхтәсибәте белән бергә оештыра.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). 13 майда  Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Рамазан Фест: бергә булыйк» гаилә бәйрәме була. Бу турыда нәзарәтнең инстаграмдагы төркемендә хәбәр ителә.

Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов районы һәм Идел буе районы мөхтәсибәте белән бергә оештыра.