Көньяк Сахалин шәһәре мәчетендә ифтар мәҗлесе булды

Мәҗлескә килүчеләр рәхмәт белдерә.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Көньяк Сахалин шәһәре мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырганнар.

«Бездән күпмилләтле ифтар булды», дип хәбәр итә Сахалин һәм Курил татарлары инстаграмда.

Сахалин мәчете хәзрәтләренә, табын әзерләүчеләргә һәм мәҗлескә килүчеләргә ифтар өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә.