Казанда “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы була

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан җитәкчелеге катнашында пленар утырыш уздырыла

(Казан, 6 май, “Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, агымдагы елның 19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре  форумын үткәрә. Форум делегатлары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Бу хакта БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр итә.

Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашыр дип көтелә. Форум программасы кысаларында дин әһелләре 19 май көнне 4 секциягә бүленеп эшләячәк.

20 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ТР җитәкчелеге катнашында пленар утырыш узачак.

21 май көнне форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә  традицион Изге Болгар җыенында катнашырга тиеш. Бу урында шуны билгеләп үтик: 21 майдан 22сенә каршы төндә изге Бәраәт кичәсе була.

Шулай ук татар дин әһелләре өчен мәдәни программа да каралган.

Искәртеп узыйк: беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.