Казанда “Бүгенге дөньяда вакыф” конференциясе узачак

Конференциядә “Татарстан Республикасы вакыф” фондының эре проектлары презентацияләнәчәк

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). 20 нче май көнне, KazanSummit кысаларында, “Бүгенге дөньяда вакыф” VIII халыкара конференция узачак. Чараны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Татарстан Республикасының вакыф” фонды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Чарада Бәһрәйн, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Мисыр, Кувәйт, Катар, Согуд Гарәбстаны, Оман һәм башка җирләрдән министрлар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнаша.

Конференциядә “Татарстан Республикасы вакыф” фондының эре проектлары презентацияләнәчәк. Аерым алганда, Яр Чаллыда җәмигъ мәчете, мәдрәсә, Россия ислам институты филиалы, кунакханә, сәүдә үзәге белән вакыф комплексы, Казанда мөселман медицина клиникасы, Лаеш районында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен тернәкләндерү үзәге, Югары Ослан районында мөселман санаторий комплексы һәм мохтаҗлар өчен “Зәкят йорты” төзелеше.

Шулай ук, чит ил министрлары инициативасы буенча, конференциядә катнашучыларТатарстан Республикасының Вакыф фонды каршында Россия белән хезмәттәшлек өчен бик кирәкле булган Халыкара вакыф советын булдыру мөмкинлеге хакында фикер алышачак.

Шуны билгеләп узарга кирәк: вакыфлар ул – хуҗаның теге яки бу дини оешмага, керемне хәйрия максатларында куллануга рөхсәт итеп, ышанычлы идарәгә тапшыруы. Вакыфка бирелгән милектән башка максатларда файдалану тыела.

Татарстан Республикасы һәм Россия өчен вакыйлар аша инвестицияләр җәлеп итү социаль әһәмияткә ия проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә.