Гаилә шамаиленә багышланган иҗади ярышка 200 хезмәт тапшырылган, конкрус шорт-битенә жюри 91ен сайлап алынган

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Казан кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте быел февраль аенда "Минем гаиләмнең шамаиле" традицион татар шамаиле техникасы белән ясалган гарәп телле шамаилләр һәм картиналар конкурсын игълан иткән иде. Ул “Казан кремле” музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее), «Татар сандыгы» милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.

“Минем гаиләмнең шамаиле” II Россиякүләм конкурсы, татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау максатыннан, үткәрелә.

20 апрельдә конкурска гаризалар кабул итү тәмамланды. 5 майда конкурсның жюри әгъзалары нәзарәткә җыелып, һәр катнашучы эшен җентекләп карап чыктылар һәм шорт-бит төзеделәр, дип тәгаенлиләр нәзарәттә.

Быел конкурска 120 катнашучыдан 200 эш кабул ителгән. Алар арасында Казан, Уфа, Мәскәү, Владимир, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән эшләр бар. Конкурсның шорт-битенә жюри тарафыннан 91 эш сайлап алынган. Жюри тәкъдим ителгән эшләрне дүрт номинациядә караган: “Заманча традицион татар шамаиле”, “Гаилә ядкаре”, “График шамаил” һәм “Татар шамаиле техникасында ясалган картина”. Һәр юнәлештә җиңүчеләргә акчаталата бүләк булачак.

21 май - 12 июнь көннәрендә интернет аша шамаилләргә тавыш бирү оештырыла. Аннары гомуми нәтиҗә ясала. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Казан кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла.

Күргәзмә 21 май - 5 июльдә Казан кремлендагы Кол Шәриф мәчетенең Татар шамаиле галереясы, Ислам мәдәнияте үзәгендә гамәлдә була.