Булат хәзрәт Мөбарәков: Уразаның калган көннәрен тизрәк тотып бетерергә кирәк

«Еллар буена җыелган бурычларны тизрәк үтәргә кирәк», — ди Казан шәһәре казые.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков узган еллардагы Уразадан калган бурычларны мөмкин кадәр тизрәк тотып бетерергә киңәш итте.

«Еллар буенча җыелган бурычлар булса да, аларны барыбер тотып бетерергә кирәк. Тизрәк үтәргә. Без шулай киңәш итәбез. Чөнки бу дөньядан кайчан китәсебезне беребез дә белми», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Казан казые сүзләренчә, кеше бакый дөньяга күчкәндә, аның бернинди бурычлары да булмаска тиеш.

«Сүз рухи бурычлар турында гына бармый. Матди бурычлар да, рухи бурычлар да үлгәнчегә кадәр бирелеп бетәргә тиеш», — диде Булат хәзрәт Мөбарәков.

Элегрәк «Татар-информ» быелгы тәравих намазларының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып узачагын язган иде.