Түбән Новгород өлкәсендә Коръән уку бәйгесе оештырылды

Бәйге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым узды.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). 2 мартта Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылы мәчетендә Кызыл Октябрь районының “Нур аль-Ильм” дини уку йорты укучылары арасында Коръән уку бәйгесе оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә теләкләре булган шәкертләр катнашкан. Бәйге, гадәттәгечә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым узды.