Казанда IX Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе игълан ителде

Конкурс ике номинация буенча уздырылачак: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү».
(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). 2019 елның 21-22 февраль көннәрендә Казанда IX  Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс ике номинация буенча уздырылачак: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү».Бәйгедә Россия Федерациясе гражданнары булган ир-егетләр катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырылачак. Шулай ук оештыручылар һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр бирәчәк.Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар Ислам Академиясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды оештыра.Моннан кала, оештыручылар массакүләм мәгълүмат чаралары арасында IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесен яктырту буенча иң яхшы материалга конкурс игълан итә. Эшләр өч номинация буенча каралачак: «Видеорепортаж», «Интернет-басма», «Басма хезмәтләр». Җиңүчеләргә шулай ук акчалата бүләкләр биреләчәк. Нәтиҗәләр, Коръән бәйгесе үтеп, бер ай узгач игълан ителәчәк.Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең эшләрен [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк булачак.