Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Балтачта Мәүлид бәйрәмендә катнашты

Мөфти хәзрәтләре район җитәкчесе Рамил Нотфуллин белән очрашты

 (Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә бер төркем дин әһелләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Балтач районының Борбаш авылында Мәүлид бәйрәмендә катнашты.

Шулай ук мөфти хәзрәтләре район җитәкчесе Рамил Нотфуллин белән очрашты. Очрашуда район имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Әлеге очрашуда сүз җирлектә дини эшләрне алып бару, район җитәкчелеге белән дин әһелләре арасындагы хезмәттәшлек турында барды.

Балтач районыннан Казанга кайтканда, дин әһелләре Арча районының “Көнбатыш” мәчетендә тукталып икенде намазын укыдылар, дип белдерә нәзарәт сайты.