Казанда рус телендә «Восточный маркет» дигән газета дөнья күрәчәк

«Восточный маркет»ны мәчетләрдә дә, хәләл кафе һәм рестораннарда, мөселман кибетләрендә дә алып укырга мөмкин булачак

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Тиздән Казанда рус телендә «Восточный маркет» дигән газета дөнья күрәчәк. Аның тиражы -100 мең данә. Әлеге басма Казан буенча таратыла. Газетаның 70 меңе почта аша таратыла, калган 30 меңен юридик затлар ала.

«Восточный маркет»ны мәчетләрдә дә, хәләл кафе һәм рестораннарда, мөселман кибетләрендә дә алып укырга мөмкин булачак. Шунысын билгеләп узыйк: бу газета бушлай таратылачак. Ул реклама-мәгълүмати газета булыр, дип көтелә. Анда кешеләр товарга һәм хезмәт күрсәтүгә кагылышлы игъланнарын урнаштыра ала.

«Восточный маркет»ны оештыручылар бу эшчәнлектән кергән барлык файданың күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәгенә җибәреләчәген әйтә. Ягъни газетага реклама бирүче кеше сукырларга ярдәм итеп, саваплы һәм социаль яктан файдалы эш башкара, дип хәбәр итә tatar-islam.ru.