13 гыйнварда Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы пленумы уза

Пленумда мөфти Госман хәзрәт Исхаков мөфтиятнең 2010 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш ясаячак

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Тагын бер атнадан - 13 гыйнварда Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы икенче пленумы уза. Анда мөфтият Президиумы әгъзалары, имам-мөхтәсибләр, казыйлар, Татарстан Голәмәләр советы һәм мөселман уку йортлары ректорлары катнаша.

Пленумда мөфти Госман хәзрәт Исхаков мөфтиятнең 2010 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш ясаячак. Моннан тыш, мөселман белеме бирү, нәшрият эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә. Бу хакта ТР мөседманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.