news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югра имамы мәктәп укучыларына тәмәке тартуның хәрам булуын аңлатты

Хәзрәт 8, 9, 10 класс укучылары белән очрашты.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск-Югра автономияле округы Диния нәзарәте вәкиле, Белый Яр бистәсе имамы урынбасары Гаджияв хәзрәт Гаджиев үсеп килүче буынга тәмәке тартуның диндә гөнаһ булып саналуы турында сөйләде.

Ул бистәнең 3 нче мәктәбендә 8, 9, 10 класс укучылары белән очрашты. Россия мөселманнары Диния җыенының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзрәт укучылар белән Тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан әңгәмә уздырган.

«Әлеге социаль явызлыкка карата ныклы көрәш алып барылса да, тәмәке тарту хәзерге заманның иң кискен проблемасы булып санада. Чөнки тәмәке тарту бер генә кешенең проблемасы түгел, ә аның әйләнә-тирәсендәге кешеләрнең дә проблемасы. Шуның аркасында бу начар гадәтнең яшьләр арасында артуы галимнәрне һәм табибларның борчуын арттыра», диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100