news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымның Черноморский бистәсендә үзәк мәчет төзелеш дәвам итә

Мәчетне төзү, территорияне һәм тирә-яктагы юлларны төзекләндерү Кырымның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр, җирле халык һәм Черноморский районы администрациясе ярдәме белән башкарыла.

 Кырымның Черноморский бистәсендә үзәк мәчет төзелеш дәвам итә
https://dsmr.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Крым республикасының Черноморский бистәсендә үзәк мәчет төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Диния нәзарәте контрольдә тота.

Россия мөселманнарының Диния Нәзарәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәчет территориясендә тротуар түшиләр, агач массивтан ишек куелган, бина тирәли коймалар урнаштырылган. Мәчетнең фасадын плитка белән бизү төгәлләнеп килә, мәчет янындагы торган юлларга асфальт салынган.

Черноморской районының баш имамы Лёман Абдураманов төзелеш эшләренең проект буенча башкарылуын контрольдә тота.

Мәчетне төзү, территорияне һәм тирә-яктагы юлларны төзекләндерү Кырымның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр, җирле халык һәм Черноморский районы администрациясе ярдәме белән башкарыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100